В рамках акции “Татарча диктант”
Активисты волонтёрского движения #Мы_вместе, сотрудники культурных учреждений села Сарайлы и Балышлинской библиотеки объединились, чтобы поддержать инициативу по популяризации татарского языка и культуры. В рамках акции “Татарча диктант” они организовали мероприятие, направленное на продвижение татарского языка и литературы среди местного населения.
(“Татарча диктант” Халыкара акциясе унынчы ел рәттән үткәрелсә дә, Благовар районы Былышлы авылы хатын-кызлары бу акциядә быел беренче тапкыр катнаштылар. Акция Сарайлы авылы мәдәният йорты бинасында урнашкан Былышлы авылы китапханәсендә үтте. Катнашучылар бөек мәгърифәтче Каюм Насыйри хикәятләреннән алынган өзек буенча диктант язды. Диктантны гомере буе мәктәптә Татар теле дәресләре укыткан, хәзер инде лаеклы ялга чыккан Русия Федерациясенең гомуми һәм урта белем бирүнең мактаулы хезмәткәре, Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы Альфира Фаил кызы Мөсәлләмова укыды.
Акциядә катнашуның төп максаты – татар телендә сөйләшүче, телне яратучы, татар телен өйрәнергә теләүче күпмилләтле авылдашларыбызда татар теленә кызыксыну уяту иде.
Диктант язучылар да , оештыручылар дә бик канәгать булып, киләсе елга да бу акциядә мотлак катнашырга дигән матур ният белән таралышты.)
#СМФКсСарайлы #Благоварский_район #культураБлаговарскогорайона
#Татарча_диктант
