Контакты Версия для слабовидящих
logo
Сельский многофункциональный
клуб с. Сарайлы

Благоварский район Республика Башкортостан

Часы работы:

ВТ-ПТ:
с 09.00-13.15
с 15.00-18.00
СБ: с 09.00-13.00
с 20.00-23.00
ВС, ПН - выходной

Хөрмәтле дуслар!

14, 15, 16 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья буйлап “Татарча диктант” акциясе үткәрелә. Татар телендә сөйләшүче, өйрәнергә теләүче һәм татар телен яратучы барлык авылдашларыбызны да шушы акциядә катнашырга чакырабыз.
Диктант язу бүген, ягъни 15 ноябрь көнне, көндезге сәг. 12 дә Былышлы авыл китапханәсендә үткәреләчәк. Үзен сынап карарга теләүчеләрне 11.45 сәгәтьтә авыл китапханәсендә көтәбез! Үзегез белән яхшы кәеф һәм яхшы яза торган ручка гына алып килергә👍. Диктант язудан куркырга кирәкми, ул оценка өчен түгел, үзебез өчен, татар телен сөючеләрне берләштерү өчен оештырыла.
#СМФКсСарайлы #Благоварский_район #культураБлаговарскогорайона #татарча_диктант